Теләче районында Әниләр көне

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Һәр ел саен билгеләп үтелүче Әниләр көне кысаларында, Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гражданның әнисе белән очрашу оештырылды. Әлеге җылы бәйрәм тагын бер тапкыр тирән хөрмәт хисләрен һәм игътибар күрсәтү өчен менә дигән сәбәп булды. Хәзерге вәзгыятьтә алар аеруча кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Килеп туган хәл әни кеше өчен көтелмәгән булса да, ул бары тик яхшыга өметләнә. Үз улы турында горурланып, ил мәнфәгатьләрен яклауга басу чын ирләр эше дип ассызыклап сөйли. Шулай ук әлеге очрашу вакытында аны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Визит ахырында татлы күчтәнәчләр тапшырылды һәм аның адресына ихлас теләкләр теләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International