Әниләр көне - ул искиткеч, дулкынландыргыч бәйрәм. Ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше – әни булуын искә төшерә. Әни – һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, аларның яратуын тою җанга рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Нәкъ менә әни яңа тормыш бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан.
27 ноябрьдә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Әниләр көне уңаеннан “Тормыш әниләрдән башлана” исемле акция игълан иткәннәр иде. Балалар бу чарада бик теләп һәм актив катнаштылар.