Көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды.

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Арча шәһәренең Арча урта мәктәбе спортзалында 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Искәндәровлар гаиләсе һәм 6 номерлы Арча урта мәктәбе корәшчеләре әти-әниләре  призына көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды.  Бу ярышта Арча, Теләче, Әтнә, Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан шәһәренең Осиново бистәсеннән яшь көрәшчеләр катнашты катнашты. Тренерлар Галимов Д.И., Гыйниятуллин И.С..  Шәмсетдинов Р.М.җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

40 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Мусин Азат (Теләче) – 1 урын, Хәйретдинов Ибраһим (Баландыш) – 3 урын, 60 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Ибраһимов Рафил (Олы Мәтәскә) – 2 урын, Кәримуллин Ислам (Олы Мәтәскә)  - 3 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International