Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Дөньяда әниләргә багышланган махсус көннәрнең барлыкка килүе гаҗәп түгел. Алар бөтен дөньяда үткәрелә. Олы Мәтәскә авлылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан “Ташкын” үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен куйдылар. Мәдәният хезмәткәрләре спектакльдән кергән керемне мобилизацияләнгән авылдашларыбызның гаиләләренә матди ярдәм буларак тапшырдылар.