Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә. Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Әниләр безгә тормыш, яшәеш бүләк иткән иң изге затлар! Дөньядагы һәрбер кеше өчен дә әнидән дә кадерлерәк кеше, мөгаен, юктыр! Шушы бәйрәм уңаеннан район китапханәләрендә тематик күргәзмәләр, очрашу-кичәләр, әңгәмәләр,әниләргә бүләк ясау буенча төрле мастер-класслар һәм башка матур чаралар узды.