Сабыйларның концерт номерлары республикабызда яшәүче халыкларның дуслыгына багышланган иде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадылар. Концертта балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, бабайлары катнашты. Бер сәгать ярым концерт программасы бер сулышта үтте. Тамашачылар яшь артистларга сокланып карады һәм алкышлады.
Балалар бакчасы мөдире Вероника Жангалеева 2022 елда «Төрлеләрнең бердәмлеге» проекты буенча грант алу турында сөйләп үтте. Ул бу чараны үткәрергә ярдәм иткән һәм катнашкан һәр кемгә рәхмәтен белдерде.