Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм — тормышыбыздагы иң мөһим кешегә - әнигә булган мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чөнки Әни — игелек, зирәклек һәм шәфкатьлек диңгезе. Максабаш авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә “Җәннәт- әниләрнең аяк астында” дип иселәнгән бәйрәм чарасы уздырдылар. Әниләрне котлап матур шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Шулай ук китапханәдә шул исемдә китап күргәзмәсе дә урын алды.