Спектакльне сәхнәгә Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре куйды. Тамашачы яратып кабул иткән бу спектакльдә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова Ханә әби ролен башкарды. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар. Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә. Спектакль бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.