«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. 25 нче ноябрьдә, көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда диктант укылды. Баландыш төп мәктәбе дә бу акциядә бик теләп катнашты. 5-9 нчы сыйныф укучылары, мәктәп укытучылары да диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карадылар. Диктант тәмамлангач, катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.