"Дөнья ана мәхәббәте белән матур"

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Иң матур бәйрәмнәр арасында булган  Әниләр көне  уңаеннан Шармыш авылында "Дөнья ана мәхәббәте белән матур" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Алып баручылар  тамашачы буларак килгән барлык әниләрне дә иң якты, мәхәббәтле, игелекле бәйрәм белән котладылар. Кичәдә Шармыш мәктәп укучылары һәм “Березка” коллективы тарафыннан ананың бөеклеге хакында матур хикәяләр җырлар, шигырьләр яңгырады. Әниләр көненә багышлап шулай ук «Нет на свете ближе и роднее» дигән тематик китап күргәзмәсе дә эшләнгән иде. Китапханәче бәйрәмнең барлык катнашучыларына да сайлап алынган әлеге китапларны укырга, ә укылган булса, яңадан искә төшерергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International