Китапханәче чарада катнашучыларны утның файдасы һәм зыяны белән таныштырды, янгын куркынычы тудырган көнкүреш әйберләре: электр җиһазлар, шәмнәр, бенгал утлары, хлопушкалар, гирляндлар белән дөрес файдалану кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук янгын сүндерү хезмәтен чакыру һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәнелде (эвакуация юллары, мамык-марля бәйләвечләрен куллану һ.б.). Чара вакытында балалар С. Маршакның «Пожар», «Кошкин дом», «Рассказ о неизвестном герое»; К. Чуковскийның «Путаница» тематик шигырьләрен искә төшерделәр. Китапханәдә бу көнгә тематик күргәзмә әзерләнгән иде.
26 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Халкымның йола һәм традицияләре: үткән белән хәзерге заман ничек ялгана?" дигән темага дәрестән тыш эшчәнлек чарасы уздырылды. Ул 1 октябрьдә илебездә зурлап бәйрәм ителәчәк өлкәннәр көненә багышланды. Чараның максаты: укучыларның игътибарын өлкәннәр кичергән авырлыкларга җәлеп итү.
Сыйныф җитәкчеләре балаларга өлкән буын вәкилләренең тормышы белән якыннанрак танышырга, рус һәм татар классик әдәбиятыннан өлкәннәр турында әсәрләрне искә төшерергә кушты.
22 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар өчен "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балалар татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән якыннанрак таныштылар. Чара дәвамында милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыкладылар.
Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә балалар өчен газета һәм журналлар күп. Анда күңелле вакыйгалар да, җитди язмалар да урын ала. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге журналдагы кызыклы биремнәрне үтиләр, мавыктыргыч сәяхәтләрдә булалар, наклейкалар ябыштыралар, кроссвордлар чишәләр. Бу балаларның логик фикерләү сәләтен, вак моторикасын үстерергә, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре 22 нче сентябрь көнне "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында авылыбызның ял паркында җыештыру эшләре алып барды, күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар утыртылды.
24 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Наркотик һәм сәламәтлек" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Бу чарада югары сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре катнаштылар. Чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Китапханәче яшьләргә наркоманиянең хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе икәнен, наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре 22 нче сентябрь көнне "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында авылыбызның ял паркында җыештыру эшләре алып барды, күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар утыртылды.
22 нче сентябрь конне Теләченең Сабантуй мәйданында балалар арасында ГТО ярышларына сайлап алу туры узды. Баландыш төп мәктәбе укучылары әлеге ярышларда активлык күрсәтеп, күп кенә уңышларга иреште. Нәтиҗәләргә килгәндә 9-10 яшьлек егетләр арасында 2 нче урынны Сибагатов Самир алды. Котлыйбыз!
24 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә сәламәтлек көне үтте. Бу көн “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” девизы астында иртәнге зарядкадан башланып китте. Көн дәвамында башлангыч сыйныф укучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, 5-8 сыйныфлар спорт мәйданчыгында йөгерү күнекмәләрен ныгыттылар. Ә югары сыйныф укучылары ике командага бүленеп волейбол ярышы оештырдылар.Сәламәтлек көне күңелле һәм файдалы узды.