Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәү рәвешенә бәйле. Татарлар элек-электән икмәк чәчкәннәр, шуңа күрә он, ярма ашлары әзерләгәннәр. Татар ашлары төрле камыр ризыкларына бай. Татар хуҗабикәләре кечкенә тортлар да, төрле татлы һәм тәмле өстәмәләр белән ябык һәм ачык зур бәлешләр дә пешерәләр.
Бу көнне барлык илләргә дә сугышлардан һәм утлы кораллар куллануны тыярга тәкъдим ителә. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Җирдә тынычлык булсын!” дип исемләнгән тынычлык сәгате уздырылды. Катнашучылар халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслык, бөтен планетада тынычлыкны саклауның мөһимлеге турында фикер алышты, теманы яктырткан шигырьләр, мәкальләр, китаплар белән танышты.
Укучыларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, аларның кеше тормышындагы ролен ачу, экологик әһәмиятен аңлату, укучыларыбызда канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан оештырылган чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга безнең якта яшәүче кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук кошлар турында табышмаклар әйтелде.
Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.
“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында 21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Агач утырт!” девизы астында үз территорияләренә агачлар утырттылар. Шулай ук Баландыш авылы ял паркына да күпъеллык чәчәкләр утыртуда катнаштылар.
Ел саен 21 сентябрьдә барлык халыклар да «Халыкара тынычлык көне»н бәйрәм итә. Бу көнне Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе барлык илләр һәм халыклар арасында - милли һәм халыкара дәрәҗәдә тынычлык идеалларын ныгыту көне дип игълан иткән. «Тынычлык - безнең тормышның төп байлыгы» бит. Танылган Испания рәссамы Пабло Пикассо ясаган күгәрчен рәсеме бәйрәмнең символы булып тора.
Чара барышында балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар һәм тынычлык символы булган күгәрченнең рәсемен ясап, кисеп алдылар. Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар.
Сүз сәнгате остасы-шагыйрә, прозаик, драматург, публицист һәм галим — филолог Рифә Рахман 18 сентябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Баландыш авыл китапханәсендә тулысынча Рифә Рахман иҗатына багышланган "Кыңгырау апа ижаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Рифә Рахман- бөтен дөньяны нечкә тоя торган, татар халкы өчен җан атып йөрүче, аның мәдәнияте, әдәбияты һәм фәне чәчәк атуы өчен көрәшүче гаҗәеп тирән, күпкырлы шәхес.
Бу конкурста үзенең китап укучылары белән Казаклар авылы китапханәсе дә катнашты. Шушы конкурста Рахматуллина Энҗе язган “Яхшылыкка – яхшылык” дип исемләнгән әкият призлы урынга лаек булды. Әлеге әкиятне китапханәче Альбина Рәхмәтуллина сәхнәгә куйды. Барлык китап укучылар әкият белән Казаклар авылы китапханәсе битендә таныша алачак.
Сүз сәнгате остасы-шагыйрь, прозаик, драматург, публицист һәм галим -филолог Рифә Рахман 18 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рифә Рахман – бүгенге көндә әдәбиятның төрле жанрларында иркен эшләүче, бер үк дәрәҗәдә камил әсәрләр иҗат итүче, иҗади таланты ташып торган әдибә . 16 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә әдибә иҗатына багышланган "Рифә Рахман каләменнән тамган язмышлар" дигән китап күргәзмәсе оештырылып, китап укучыларга тәкъдим ителде. Рифә Рахман-тирә-юньдәгеләрне бик тирән, күпкырлы, бөтен дөньяны нечкә тоя торган, татар халкы өчен җан атып йөрүче, аның мәдәнияте, әдәбияты һәм фәне чәчәк атуы өчен көрәшүче гаҗәеп тирән, күпкырлы кеше.
Теләче Үзәк китапханәсе Балалар китапханәсе белән берлектә 2022 нче елның 20 нче февраленнән 20нче мартка кадәр“Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде.Ай дәвамында барган бәйгедә барлыгы,рус һәм татар телләрендә, халкыбызның мәдәни мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан 57 әкият кабул итеп алынды.