ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат  туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Балаларның кызыксынулары уен аша формалаша. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, игътибарлары да арта.

Сүз сәнгате остасы-шагыйрә, прозаик, драматург, публицист һәм галим — филолог Рифа Рахман 18 сентябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рифа Рахман-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Ф. Хөсни һәм Татарстанда үткәрелә торган төрле әдәби конкурслар җиңүчесе. Шагыйрәнең шигырьләре туган халкына багышлап, туган ягы белән аерылышу ачысы белән сугарылып язылган. 16 сентябрьдә Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Рифа Рахман иҗатына багышланган “Чорлар туа үз җырчысы белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Рифа Рахман - татар халкы өчен җан атып йөрүче, аның мәдәнияте, әдәбияты һәм фәненең чәчәк атуы өчен көрәшүче гаҗәеп тирән белемле,  күпкырлы шәхес.

Урманчылар - лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче белгечләр алар.  Әлеге дата уңаеннан, 17 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Урман–яшәү чыганагы» дип исемләнгән  танып-белү сәгате уздырды. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ә тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе булуы турында сөйләде. Экологик презентация буенча балалар урманчы һөнәре белән таныштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Чара азагында балалар урман- кешеләрнең яшәү чыганагы, байлыгыбыз, мирасыбыз һәм планетаның торышы безнең һәрберебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр

Матур , кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы мул уңышлары, тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул  игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көзнең сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен  дә алтын көз дип атыйлар. 18 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Иң зур кабак” фото-бәйгесе үткәрделәр. Бу чарада авыл халкы актив катнашты . Алар үзләре үстергән кабакларның фотоларын безгә тәкъдим иттеләр. “Иң зур кабак” бәйгесенең җиңүчеләре булып Исмагилова Рәсимә һәм Ибрагимова Гөлсияләр билгеләнде.

18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне. Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч”   дип исемләнгән  күргәзмә оештырып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Урман ул матур да, файдалы да,без аңа һәрвакыт ярдәм итә алабыз. Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.

Рифә Рахман-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Ф. Хөсни һәм Татарстанда үткәрелә торган төрле әдәби конкурслар призеры. Ул – танылган шагыйрә, студентларның яраткан һәм хөрмәтле мөгаллиме, күп еллар әдәби осталык дәресләре алып барып кына калмады, Татарстан мәктәпләрендә мастер-класслар да бирде. Аның ике шигырь җыентыгы ел китабында җиңеп чыкты. 18 сентябрь көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Рифа Рахманга–60 яшь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды һәм шагыйрә иҗаты белән балаларны таныштырды.

Россия Федерациясендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән «үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия акциясе бара.

Китапханәче катнашучылар белән ил территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре турында әңгәмә үткәрде. Чараны дәвам итеп, катнашучыларга берничә бирем үтәргә тәкъдим ителде: викторина сорауларына җавап бирергә, кроссвордны чишәргә һәм дуслык турындагы мәкальләрнең ахырын табарга.


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

Бәйгедә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар (үз машиналары белән) катнаша ала иде.  Кызганычка каршы, быел бәйгедә катнашыр өчен гүзәл затларыбыз күренмәде. 

 

24 сентябрь көнне Волейбол үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем оешмалары командалары арасында волейбол буенча турнирның финал этабы узды. Әлеге ярышларда Шәтке урта мәктәбенең волейбол командасы Россия буенча өченче урынга лаек булды! Котлыйбыз!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International