ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

22сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгә проектларны тормышка ашыру кысаларында, «Теләче базары» фестивале узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Д.С.,   районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В, район балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар катнаштылар.  

2022 елның 20 сентябрь көнендә Орымширмә авылында яшәүче тыл ветераны Нургалиева Бибиниса Корбангали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибиниса апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре   тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге консультанты Ләйлә  Каюмова һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков Бибиниса апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Шармаш авылы китапханәчесе китапханәгә яңа китап укучылар тарту максатыннан, “Шармаш авылы китапханәсенә китап укучы буларак, рәхим ит” дигән исем астында урам акциясе  үткәрде. Узып баручыларга интернет һәм телевидение белән генә чикләнмичә, китапханәгә килеп, күңеленә хуш килгән китапларны алып укый алуы турында аңлатты. Акциядә катнашучыларны яңа китаплар белән таныштырды, буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, яңа дуслар табарга китапханәгә чакырып буклетлар таратты. Әлеге акция барышында 4 кеше китапханәгә язылды.

Шәдке балалар бакчасыныда уңган балалар тәрбияләнә, март аенда помидор, борыч орлыклары чәчеп, үсентеләрен тәрбияләп үстергән балалар бүген яшелчә уңышларын җыйдылар. Шулай ук майда чөгендер, кишер орлыклары чәчкәннәр иде, алар үзләренең хезмәт уңышларын күреп бик куандылар.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменэ  йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә чәчәк орлыкларын җыярга чыктылар. Балалар һәр чәчәкнең исемен белеп, атап, аерым капларга салып бардылар. Табигатьне сакларга, яратырга кирәклеге ассызыкланды. Шул ук чиратта хезмәт тәрбиясе дә бирелде.

 Бу конкурста үзенең китап укучылары белән Казаклар авылы китапханәсе дә катнашты. Шушы конкурста Рахматуллина Энҗе язган “Яхшылыкка – яхшылык” дип исемләнгән әкият призлы урынга лаек булды, шул әкияне китапханәче Альбина Рәхмәтуллина сәхнәгә куйды. Барлык китап укучылар әкият белән Казаклар авылы китапханәсе битендә таныша алачак.

17 сентябрьдә безнең районда «Татарстан кроссы – 2022» массакүләм ярышлары узды. Ярышларда районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән. Акциядә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мөһим турында сөйләшүләр" дәрестән тыш чаралар циклы дәвам итә. 19 сентябрьдә 6 сыйныф җитәкчесе, физика укытучысы Габдрахманов М.Ә. күренекле галим, уйлап табучы Константин Циолковскийның тормышы һәм ачышлары турында сөйләде. Ул ачышларның илебез һәм дөнья фәненә ничек йогынты ясаганын искәртте. 5-9 сыйныфлар өчен үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлеккә видеофильм карау, иҗади биремнәр эшләү кертелде.

 Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең ресурсларын файдалану" дигән темага мәгълүмати-китапханә дәресе үткәрелде. Аның барышында 9 сыйныф укучылары Президент китапханәсенең тарихы, интернет-ресурслар, сайт интерфейсы белән таныштылар, үзләренә кирәк информацияне табарга өйрәнделәр. Сыйныф җитәкчесе, информатика укытучысы, мәктәп китапханәчесе Габдрахманова З.К. укучыларга сайттагы документлар коллекциясен тәкъдим итте. Дәрестә электрон ресурсларның әһәмияте, электрон китапханәнең мөмкинлекләре киң яктыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International