ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

17 сентябрь конне Теләче стадионында  “Татарстан кроссы - 2022” спорт бәйрәме оештырылды. Ярышта барлык теләк белдерүчеләр: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, укытучылар, студентлар, өлкәннәр катнашты. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да теләп катнашты.

Бүген безнең Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә “Балалар иминлеген саклау айлыгы” кысаларында чара үткәрелде. Балалар тәрбияче апалары белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр, белгән күнекмәләрен ныгыттылар.

  Балаларга урамда бары тик өлкәннәр белән генә йөрергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге турында әйтелде. Барыбыз да юлларда сак булыйк!

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган “Беренче чәчәкләр” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Чара барышында “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр драматургның тормышы һәм иҗаты, аның танылган пьесаларыннан музыкаль фрагментлар белән таныштылар. Шулай ук Г.Тукай һәм Р. Гаташның К. Тинчуринга багышланган шигырьләре дә яңгырады. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре урнаштырылды.

3-25 сентябрь аралыгында Республикабызда #мәрхәмәтлетатарстан «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды. Әлеге акция кысаларында 16 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге белән берлектә авыл янын, юл кырыйларын һәм Макса күле янын чүп-чардан чистарту өмәсе үткәрделәр.

Шәтке авыл китапханәсендә 16 сентябрь көнне татар драматургиясе классигы, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Татар театр сәнгатенең йөзек кашы» дигән мәгълүмати - китап күргәзмәсе әзерләнде. Китап күргәзмәсе янында китапханәче язучының иҗаты белән таныштырды һәм аның биографиясеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.

17 сентябрьдә Россия космонавтикасына нигез салучы, уйлап табучы, фикер иясе, дөньякүләм танылган галим Константин Эдуардович Циолковскийның тууына 165 ел туды.  Әлеге чара кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә «Рус уйлап табучысы һәм галиме: Константин Циолковский» дип исемләнгән иллюстратив күргәзмә оештырылды. Китап укучылар игътибарына космонавтика тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.

Балаларга кәгазь һәм картон һәм башка материаллар белән төрле эшләр турында мәгълүмат бирү, эшләнмәләр әзерләгәндә үз көчләрен сынап карау кызыклы булачак. Яшьләрне гамәли иҗатка өйрәтүнең төп бурычларыннан берсе-аларның иҗади культурасын үстерү. Бу максат белән 16 сентябрьдә  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип исемләнгән  мастер - класс үткәрделәр. Укучылар йомырка кабыгыннан лалә чәчәге ясарга өйрәнделәр. Бу эшләнмәләр төрле бәйрәмнәрдә танышлар һәм туганнарга бирергә искиткеч бүләк булырга мөмкин.

16 сентябрь көнне, елның шушы серле вакытында, Әбде авыл китапханәсендә «Богата осень вдохновеньем» дигән мавыктыргыч викторина уздырылды. Викторина барышында укучылар көзнең төрле булуын искә төшерделәр, берсе – шатлыклы, ачык һәм муллыгы белән аерылып тора, аны «алтын көз» диләр. Икенчесе – тыныч, яңгырлы, томанлы, моңсу һәм коелган яфраклар белән һәм бу чор көз ахыры дип атала. Балалар табигатьтә нинди үзгәрешләр барганын, көз билгеләре турында белделәр. Көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында барысы бергә рус язучыларының көз турындагы шигырьләрен укыдылар.

Укучылар үзидарәсе-белем бирү оешмалары белән идарә итүдә укучыларның педагогик коллектив һәм учреждение администрациясе белән берлектә укыту-тәрбия процессын оештыруда катнашуларын күздә тоткан хокукларны гамәлгә ашыру формасы. 16 сентябрьдә Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсенә сайлаулар узды. Монда шулай ук бер елга эш планы кабул ителде.
 

Аның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре әле дә сәхнәдә куелалар. “Сүнгән йолдызлар”, “Казан сөлгесе”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл” кебек әсәрләре бүген дә театр тамашачысына көчле тәэсир ясый, уйландыра. Урта Мишә авыл китапханәсендә аның юбилеена багышлап   “Ул кабызган утлар балкышы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтүләр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International