Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган “Беренче чәчәкләр” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Чара барышында “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр драматургның тормышы һәм иҗаты, аның танылган пьесаларыннан музыкаль фрагментлар белән таныштылар. Шулай ук Г.Тукай һәм Р. Гаташның К. Тинчуринга багышланган шигырьләре дә яңгырады. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре урнаштырылды.