Балаларга кәгазь һәм картон һәм башка материаллар белән төрле эшләр турында мәгълүмат бирү, эшләнмәләр әзерләгәндә үз көчләрен сынап карау кызыклы булачак. Яшьләрне гамәли иҗатка өйрәтүнең төп бурычларыннан берсе-аларның иҗади культурасын үстерү. Бу максат белән 16 сентябрьдә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Укучылар йомырка кабыгыннан лалә чәчәге ясарга өйрәнделәр. Бу эшләнмәләр төрле бәйрәмнәрдә танышлар һәм туганнарга бирергә искиткеч бүләк булырга мөмкин.