ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.

Ямбулат авыл китапханәсендә балалар белән «Китап иленә сәяхәт» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Укучылар журналлар, китаплардагы башваткычларны чишү буенча ярыштылар.

Үзәк балалар бакчасында массакүләм йөгерү "Милләтләр кроссы"бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чараның максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту иде. Йөгерештә балалар бик теләп һәм чын спорт дулкыны белән катнаштылар.

Ә бу көнне уйнатылган иң төп бүләк - яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм оптимизм. Бу бүләкне бәйрәмдә катнашучыларның барысы да артык күп алды. 

Чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм җиңүчеләрнең фотосессиясе белән тәмамланды.

Кайбер балалар өчен Милләтләр кроссы зур спорт тормышына да башлангыч булырга мөмкин.

2022 елның 15 нче сентярбь  көннендә Узәк  авылында яшәуче социалистик  хезмәт герое Кәримова  Гөлбикә  Гали кызы узенен  туган көнен билгеләп утте. Аны Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов котлады. Гөлбикә апага  нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Балаларның яратып уйный торган уеннарының берсе, бармак уеннары. Безнең Шәдке балалар бакчасында һәр көнне балалар белән бармак уеннары уйнала. Балалар бармак уеннары уйнаганда бармакларын гына ныгытып калмыйлар, алар  шигырьләр, санамышлар, әйләнә-тирә предметларны өйрәнәләр. Бу уен барышында баланың вак моторикасы һәм логик фикерләве үсә, игътибары ныгый.

Кәрим Тинчурин татар язучысы, актер, драматург һәм прозаик, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе. Татарстан АССРның атказанган артисты.

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы хөрмәтенә Күкчә мәдәният хезмәткәрләре «Кәрим Тинчурин әсәрләре алдымда» дип исемләнгән күзәтү ясады. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда драматургның тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның әсәрләре турында материаллар урнаштырылды.

Олы Нырсы авыл китапханәсендә өлкәннәр арасында “Күп белергә теләсәң”  дип исемләнгән конкурста каташып, иң күп китап укуда җиңүчеләр билгеле булды. Алар - Шакирова Зөлфирә, Биктаһирова Нурания һәм Кадыйров Фәнилләр. Китап укырга яратучы өлкәннәр укыган, белгәннәре аша балаларына, дусларына үз фикерләрен җиткерделәр. Укыган китаплары аша тормышка яраклашу серләре белән уртаклаштылар.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 13 сентябрь көнне Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Аек тормыш – көчлеләр өчен» дигән әңгәмә үткәрделәр. Алкоголь һәм аның белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш. Чара барышында  яшүсмерләр «алкогольгә тартылуга ничек каршы торырга?»  һәм «ничек спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараның максаты яшьләрне  алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.

Бөтендөнья Тынычлык көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә “Дуслык чикләрне белми” дигән толерантлык дәресе үткәрелде. Балалар “толерантлык” төшенчәсе белән танышып кына калмыйча, шулай ук ​​терминның килеп чыгышы, толерант кешегә нинди сыйфатлар хас булуын белделәр, толерантлык сыйфатын билгеләүче сүзләр сайладылар. Бергәләп кешеләрнең төрле булуларын ачыкладылар: төрле кием киеп, төрле чәч стиле белән йөриләр, төрле уеннар уйнаган кебек, төрле телләрдә сөйләшәләр, төрле гореф-гадәтләргә ия булалар. Охшаш булмауларына карамастан, кешеләр бер-берсе белән дус. Чара уен белән тәмамланды, егетләр уен вакытында бер-берсенә “мактау сүзләре” әйттеләр.

15 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе укучылар белән — татар драматургиясе башлыгы Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Кәрим Тинчуринның кабатланмас таланты» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

          Китапханәче драматург, театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган артистының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Кәрим Тинчурин тарафыннан иҗат ителгән драматургия әсәрләре бүгенге көннәрдә дә популяр. Тинчурин иҗаты буенча балаларга презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International