Чара барышында балалар китапларның борынгы заманнардан башлап барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китаплар нәрсәне яратмыйлар, нәрсәгә рәхмәт әйтәләр? Китапханәче белән берлектә шул сорауларга җаваплар эзләделәр, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар китапларны урнаштыру тәртибе турында белделәр, чөнки һәр китапның, кешеләонеке кебек, үз адресы бар, урамнар урынына монда китап киштәләре генә, һәм һәр китап үз урынында тора. Балалар китапханәдә үз - үзеңне ничек тотарга, китаплардан ничек кулланырга, өйгә бирелә һәм бирелми торган китаплар булуын, нинди срокка бирелергә тиеш икәнлегенә төшенделәр. Алар өчен «Яраткан әкиятләр әйләнәсендә» уены үткәрелде.
Ярышларда районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.
2022 елның 17 сентябрендә К.Э. Циолковский исемендәге космонавтика тарихы дәүләт музеенда истәлекле дата – бөек рус галиме Константин Эдуард улы Циолковскийның туына 165 ел.
Балалар китапханәсендә яшь укучыларны китапханәчеләр Закирова Л.М., Фатыйхова Е. Г. каршы алды. Балаларны китапларының күптөрлелеге, китапханәгә язылу кагыйдәләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар.
15 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре күренекле шәхес, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 7 класс укучылары өчен “Ул кабызган утлар сүнмәс алар” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрделәр. Презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.
15 сентябрь көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары Теләче балалар китапханәсенә «Китаплар иленә кунакка» дип исемләнгән кызыклы таныштыру экскурсиясенә килделәр.
14 сентябрь көнне Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Петр l - Россиянең бөек патшасы» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Ул балаларны Петр l тормышының кызыклы фактлары белән таныштырды. «Данлы эшләр чоры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар китапханә фондыннан тәкъдим ителгән Петр l турында иң яхшы әсәрләр, аның тормыш юлы турында иллюстратив материаллар белән таныштылар.
Әңгәмә вакытында алар презентация карадылар һәм Петр I (Петр Беренче, Бөек Петр) нең шәхси тормышы, балачак, яшьлек һәм аның идарә итү еллары белән таныштылар.
Акция кысаларында аек яшәү рәвешен пропагандалап, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы «Аеклык – көчлеләр өчен», «Аеклык – сәламәт яшәү», «Аеклык-тормыш нормасы» исемле буклетлар таратылды.
Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, үзенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. 13 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландылар.