Ярышларда районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. «Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.