15 сентябрь көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары Теләче балалар китапханәсенә «Китаплар иленә кунакка» дип исемләнгән кызыклы таныштыру экскурсиясенә килделәр.
Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәткә чакырдылар. Башта балалар китапханәче апаларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул аларны китаплар, журналлар белән таныштырды, китапларны дөрес итеп эшкәртү, сайлау һәм уку залында үз - үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
Балалар китапларның китапханәдә нинди принцип буенча урнашуын, яшьтәшләренең күбрәк нинди китаплар укырга яратуын белделәр.
Моннан тыш, әкият геройлары турында кызыклы әңгәмә үткәрелде.
Балалар бик күп тәҗрибә тупладылар. Нәтиҗәдә, нәниләр яхшы, тәртипле китап укучылар булырга һәм бик еш китапханәгә йөрергә вәгъдә иттеләр һәм «Китап каян килеп чыккан?» дигән мультфильм карадылар.