«Аек тормыш – көчлеләр өчен»

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 13 сентябрь көнне Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Аек тормыш – көчлеләр өчен» дигән әңгәмә үткәрделәр. Алкоголь һәм аның белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш. Чара барышында  яшүсмерләр «алкогольгә тартылуга ничек каршы торырга?»  һәм «ничек спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараның максаты яшьләрне  алкогольнең модада түгел, шәп тә түгел, ә бәлки сәламәтлек өчен бик зарарлы һәм куркыныч булуы белән таныштыру иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International