Бөтендөнья Тынычлык көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә “Дуслык чикләрне белми” дигән толерантлык дәресе үткәрелде. Балалар “толерантлык” төшенчәсе белән танышып кына калмыйча, шулай ук терминның килеп чыгышы, толерант кешегә нинди сыйфатлар хас булуын белделәр, толерантлык сыйфатын билгеләүче сүзләр сайладылар. Бергәләп кешеләрнең төрле булуларын ачыкладылар: төрле кием киеп, төрле чәч стиле белән йөриләр, төрле уеннар уйнаган кебек, төрле телләрдә сөйләшәләр, төрле гореф-гадәтләргә ия булалар. Охшаш булмауларына карамастан, кешеләр бер-берсе белән дус. Чара уен белән тәмамланды, егетләр уен вакытында бер-берсенә “мактау сүзләре” әйттеләр.