«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Гаилә роле» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде.
Анда балалар үзләренең укырга – язарга өйрәнүләренең нәрсәдән башланып китүен искә төшерделәр һәм белем дөньясы буйлап сәяхәт иттеләр. Аннан соң “Хәрефне өстә”, “Мәзәк - табышмак” бәйгеләрендә катнаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Әлеге китаплар балаларны, һичшиксез, кызыксындырыр, аларның телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, фикерләү һәм фантазия үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Менә яңа уку елы җитте. Балалар төрле уеннар һәм шөгыльләрне түземсезлек белән көттеләр. Шуларның берсе сюжетлы-рольле уен. Безнең бакчабызда балаларның ирекле, сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: кибет, гараж, хастаһанә һ.б. Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
Шушы истәлекле датага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре презентация күрсәттеләр. А. К.Толстой – рус әдәбияты классигы, ул «Князь Серебряный» тарихи романы, «Смерть Иоанна Грозного», «Царь Федор Иоаннович» һәм «Царь Борис» драматик трилогиясе авторы. Аның «Упырь» һәм «Семья вурдалака» хикәяләре рус әдәбиятының иң яхшы әсәрләре булып санала. Тәкъдим ителгән презентация укучыларны А.К. Толстойның күпкырлы шәхес булуы һәм иҗаты белән таныштырды.
Хәзерге дөньяда бөтен хикәяләрне видео аша карарга яки аудио форматта тыңларга мөмкин булса да, тере китап укуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Чөнки уку хәтерне һәм концентрацияне яхшырта, шулай ук стрессны киметергә ярдәм итә. Шуны истә тотып Баландыш авылы китапханәсендә укучылар белән берлектә кычкырып уку оештырылды һәм «Әйдәгез дуслашыйк балалар!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Бүген шушындый истәлекле көндә районыбызның бай һәм имин тормышы хакына куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне әйтәбез. Әхлакый принципларга таянып яши белүегезгә чиксез соклануыбызны белдерәбез.
Ел саен 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Иске Җөри авылы китапханәсе хезмәткәрләре 5 сентябрь көнне балалар белән "Уяу булыгыз! Терроризм әле җиңелмәгән” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Аларга “терроризм”, "теракт", "экстремизм" һ.б. төшенчәләр аңлатылды, 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында искә төшерелде. Китапханәчеләр укучыларга куркыныч янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте һәм тематик китаплар белән таныштырды.
Урта Мишә авыл китапханәчесе “Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә”,исемле презентация белән балаларга 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булып узган фаҗига турында сөйләде. Шулай ук күргәзмәдә тәкъдим ителгән мәгълүматларга күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларга терактларны булдырмау буенча куркынычсызлык чаралары турында искәртте.
5нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларны Гражданнар оборонасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуацияләү күнекмәләре узды. Тренировкаларны оештыручылар укучыларда мамык-марля бәйләвечләренең булуын, укучыларның һәм педагогларның мәктәп бинасыннан никадәр тиз ,төгәл һәм дөрес китүләрен тикшерделәр. Хезмәтне саклау буенча җаваплы Борханетдинова Р.Җ. эвакуация кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.
Без, мәдәният хезмәткәрләре, бу көнне онытмаска, һәрвакыт уяу һәм сак булырга тиеш. Шулай ук халыкка да аңлату эшләре алып барырга бурычлыбыз. Шул уңайдан “Без терроризмга каршы ”дигән исем белән әңгәмә –кичә үткәрелде. Чарада катнашкан югары сыйныф укучылары белән терроризм турында сөйләшү алып барылды, аларга стенд һәм альбомнар күрсәтелде.