ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Безнең илебез - Россия" темасына "Мөһим турында сөйләшү"дигән икенче дәрес үтте. Төп бурыч – укучыга Ватанына булган мәхәббәтнең кечкенә эшләрдә: дустыңа ярдәм итүдә,үз илеңнең тарихын өйрәнүдә, фикереңне дәлилли белүдә чагылыш табуын аңлату.

12 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәрестән тыш чараның чираттагысы уздырылды. Бүген ул "Безнең илебез - Россия" дигән темага багышланды. Чара барышында 5-9 сыйныф җитәкчеләре укучыларга дәүләт символлары,  фән казанышлары хакында сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган илебез турында җырлар, чишмә агышын, кошлар сайравын тасвирлаучы аудиоязмалар тыңлады.

12 сентябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М.Тимерханов килде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру тәртибен искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Мәктәп бинасына тикшерү үткәрде.

Олы Мишә урта мәктәбе коллективы республика күләмендә оештырылган "Социаль партнерлык территориясе"дип исемләнгән нигезләмә кысаларында проект эшчәнлегендә катнашырга әзерләнә. Бу иҗади эштә аларга югары уңышларга ирешүләрен телибез һәм яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз.

Татарстан Республикасында йөзүнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылды әлеге ярышлар. Икенче этап (финал) өлешендә ярышта җиңүче егет-кызлар катнашачак. Финал 8 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә узачак.

          Җиңүчеләргә медальләр  һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Тынычлык күгәрчене” дигән темага шөгыль үткәрелде. Без балалар белән  күгәрчен рәсемен ясадык, кәгазьдән кисеп ябыштырдык. Шөгыль балаларга бик ошады.

22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Узяк балалар бакчасында "Игътибар - балалар!" Профилактик чаралар үткәрелә.Шуңа бәйле рәвештә әзерлек төркемендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга һәм үтәүгә юнәлдерелгән күңел ачу чаралары узды.  Чараны уздыруның төп максаты: балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту.

Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга психологлар түләүсез аноним хезмәт күрсәтә. Барлык мәктәпләрдә дә, мәдәният учакларында да моңа кагылышлы әңгәмәләр даими үткәрелә. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 8 сентябрь көнне мәктәптә “Нәрсә ул балалар өчен ышаныч телефоны”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучы укучыларга мәдәният хезмәткәрләре нәрсә ул ышаныч телефоны, ул нәрсә өчен кирәк, мөстәкыйль хәл итеп булмаган катлаулы ситуацияләрдә психологик ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр.

Балалар конкурс-уен программасында бик теләп катнаштылар. Акциядә катнашучылар төрле  сүзлекләрне  ничек куллану турында искә төшерделәр. Китапханәче укучыларга яңа белемнәр алырга ярдәм итүче сүзлекләр белән дус булырга киңәш итте.     Балалар  уку һәм грамоталылык турында әйтемнәр һәм мәкальләрне искә төшерделәр,  ,,Үз грамоталылыгыңны  тикшер" дигән темага сорауларга җавап бирделәр, рус орфографиясе һәм пунктуациясе буенча белемнәрен тикшерделәр. Сораулар кайвакыт катлаулы, ләкин бик кызыклы булып күренде.Чара ахырында катнашучыларга рус теле кагыйдәләре язылган китап кыстыргычы бирелде.

Бу көн уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Алар балаларның батырлык турындагы белемнәрен  тирәнәйттеләр. Балаларны  Ленинград блокадасы вакытындагы булган тормыш белән таныштырдылар. Әлеге тема буенча балалар китаплар укыдылар, музыкаль әсәрләр тыңладылар, Ленинград блокадасы иллюстрацияләрен карадылар, кычкырып шигырьләр укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International