12 сентябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәрестән тыш чараның чираттагысы уздырылды. Бүген ул "Безнең илебез - Россия" дигән темага багышланды. Чара барышында 5-9 сыйныф җитәкчеләре укучыларга дәүләт символлары, фән казанышлары хакында сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган илебез турында җырлар, чишмә агышын, кошлар сайравын тасвирлаучы аудиоязмалар тыңлады.