“Нәрсә ул балалар өчен ышаныч телефоны”

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга психологлар түләүсез аноним хезмәт күрсәтә. Барлык мәктәпләрдә дә, мәдәният учакларында да моңа кагылышлы әңгәмәләр даими үткәрелә. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 8 сентябрь көнне мәктәптә “Нәрсә ул балалар өчен ышаныч телефоны”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучы укучыларга мәдәният хезмәткәрләре нәрсә ул ышаныч телефоны, ул нәрсә өчен кирәк, мөстәкыйль хәл итеп булмаган катлаулы ситуацияләрдә психологик ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International