Мин- юлда һәвефсезлек яклы!

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

22 августтан 11 сентябрьгә кадәр Узяк балалар бакчасында "Игътибар - балалар!" Профилактик чаралар үткәрелә.Шуңа бәйле рәвештә әзерлек төркемендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга һәм үтәүгә юнәлдерелгән күңел ачу чаралары узды.  Чараны уздыруның төп максаты: балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту.

        Балалар «гыйбарәне дәвам ит» уеннары уйнадылар, «игътибарлы йөртүче», «җитез йөртүче» һ.б. эстафеталарда катнаштылар, «музыкаль светофор» дигән музыкаль уен уздырылды, шулай ук илдә юл билгеләре эленгән барлык билгеләрне дә атадылар. Балалар рәхәтләнеп юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр.

       Үткәрелгән күңел ачу нәтиҗәсендә балалар светофор сигналлары һәм юл йөрү кагыйдәләре турында ныклы белем алдылар, юл билгеләрен кабатладылар, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗ тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International