ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар иминлеген саклау айлыгы кысаларында Олы Мишә мәктәбендә төрле чаралар оештырыла. Сыйныф җитәкчеләре террорчылыкка каршы куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы, урамда һәм көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре темасына сыйныф сәгатьләре һәм әңгәмәләр үткәрелә.Мәктәп китапханәсендә тиешле тематика буенча методик әдәбият күргәзмәсе оештырылды.

Китапханәче балаларга ышаныч телефонының ничек барлыкка килүе һәм белгечләргә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйләде. Чарада катнашучыларга ышаныч телефоны һәр кеше өчен, шул исәптән ата-аналар өчен дә ачык, ышаныч телефонының төп идеясе - теләсә нинди кешенең кабул ителергә, тыңларга һәм ярдәм алырга хокукы барлыгы турында аңлатылды. Материалны яхшырак истә калдырсыннар өчен китапханәче балаларга  буклетлар таратты.

Быел рус һәм совет язучысы, педагог, сәяхәтче һәм тикшерүче, маҗаралы хикәяләр, хайваннар турындагы әсәрләр авторы Борис Степанович Житковның тууына 140 ел була.

Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Эчкечелек – яман гадәт” исемле темага яшьләр белән әңгәмә үткәрелде. “Синең сәламәтлегең һәм алкоголь”исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.

Бу көнне Баландыш авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә " Аек бул! Җәмгыятькә лаек бул!» дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар “Аеклык нәрсә ул?” дигән сорауга җавап бирделәр. Китапханәче хәмер куллану һәм аның кеше сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында сөйләгәннән соң, алкогольнең транспортта, гаиләдә һәм балалар өчен бик куркыныч булуы, аның җинаятьчелек белән ничек бәйле икәне турында фикер алыштылар.

Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен укыту-тормыш өчен кирәк, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар безнең балалар бакчасында аерым урын алып тора.

Бүген урта һәм кече төркем балалары белән "Җәяүлеләргә багышлау"юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне өйрәнү һәм ныгыту буенча чара үткәрелде.

Бу көнне Баландыш авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә " Аек бул! Җәмгыятькә лаек бул!» дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар “Аеклык нәрсә ул?” дигән сорауга җавап бирделәр. Китапханәче хәмер куллану һәм аның кеше сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында сөйләгәннән соң, алкогольнең транспортта, гаиләдә һәм балалар өчен бик куркыныч булуы, аның җинаятьчелек белән ничек бәйле икәне турында фикер алыштылар.

Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.

Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “Аек акыл - зур бәхет” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә аяныч хәлгә китерүен аңлатылды һәм күргәзмә белән таныштырды.

Бу традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. Әлеге дата уңаеннан,  9 сентябрь көнне  Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  «Мин аек яшәү рәвешен сайлыйм!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International