Бу традициягә инде узган гасырда ук нигез салынган булган. Чөнки бары тик аек кеше генә уңышка ирешә, бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм башкалар алдында хөрмәтле була. Әлеге дата уңаеннан, 9 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мин аек яшәү рәвешен сайлыйм!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Чараның максаты -алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту. Әңгәмә барышында укучыларга, бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләнелде. «Сәламәт яшәү рәвеше яклы булыйк, хәмергә һәрчак юк дип әйтергә өйрәник!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, "Аеклык сәламәт яшәү рәвеше" исеме астында плакат эшләнде.”Аек кеше сәламәт планета”, “Откажись от спиртного!», «Аек булу-яшәү мәгънәсе» кебек буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.