12 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында “Ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Китапханәче балаларга ышаныч телефонының ничек барлыкка килүе һәм белгечләргә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сөйләде. Чарада катнашучыларга ышаныч телефоны һәр кеше өчен, шул исәптән ата-аналар өчен дә ачык, ышаныч телефонының төп идеясе - теләсә нинди кешенең кабул ителергә, тыңларга һәм ярдәм алырга хокукы барлыгы турында аңлатылды. Материалны яхшырак истә калдырсыннар өчен китапханәче балаларга  буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International