ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Инде ничә ел рәттән узган «Тормыш тамчысы» акциясе терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм 2004 елда Беслан мәктәбендә куркыныч фаҗига корбаннары истәлегенә багышлана. Нәкъ менә 3 сентябрьдә мәктәп бинасын штурмладылар, анда өч көн дәвамында террорчылар тоткыннарны тоткарладылар. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире балаларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бу дата - 2004 елның 1-3 сентябрендә булган хәзерге тарихның иң кайгылы битләренең берсе Беслан фаҗигасе белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Беслан. Безнең хәтер һәм газап" дип исемләнгән мәгълүмати очрашу үткәрелде. Әңгәмә барышында террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алынды. Укучылар терроризмның хәзерге заманның иң куркыныч һәм катлаулы күренешләре булуын белделәр. Ахырда барлык катнашучылар «Террорга каршы бергәләп» буклетлары алдылар. Беслан вакыйгалары кабатланмасын иде, бер-беребезгә карата игътибарлы булып, төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, дус-тату яшик!

Бу кайгылы дата 2005 — нче елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалардан соң, террористлар шәһәр мәктәбен яулап алгач, хәзерге Россия календарендә пәйда булды. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Бесланда гына түгел, бөтен ил буенча террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. 3 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә укучылар өчен  “Терроризм - җәмгыятькә куркыныч тудыра!» темасы белән мәгълүмәт сәгәте үткәрелде.

4 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Планета балаларына - борчуларсыз дөнья" дигән темага хәтер сәгате узды. Китапханәче чарада Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр булган куркыныч вакыйгалар һәм соңгы елларда дөньяда кылынган терактлар турында сөйләде. Видеороликлар һәм презентация карадылар. Гадәттәгечә, һәлак булган укучылар һәм террорчылык актлары корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, теракт куркынычы турында сөйләшү узды. Нәтиҗәдә, балалар чираттагы бәла килеп чыкмасын өчен, һәр ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Өч көн бер тамчы су да эчмәгән, Беслан корбаннары истәлегенә, балалар учларына су җыеп, һәлак булучыларның якты истәлегенә чәчәкләргә су сиптеләр. Акция барышында  террорчылык акты вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.

Яңа уку елында  барлык мәктәпләрдә  һәр дүшәмбе ”Мөһим сөйләшү"дәресеннән башлана. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә барлык сыйныфларда " Белем көне "темасына дәрес узды.Башлангыч сыйныф укучылары белән  белем ни өчен  кирәк, узган гасырларда кешеләрнең нинди белемгә ия булуы, күптән түгел генә нинди фәнни ачышлар ясалуы турында әңгәмә үткәрелде.

3 сентябрь - нәкъ менә бүген - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Бүген бөтен дөнья буенча меңләгән катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерә алдылар. Чөнки быел чара билгеле бер жирдә генә уздырылмый, аңа планеталарның теләсә кайсы почмагыннан онлайн режимда да кушылырга мөмкин иде.
Район мәйданчыгында, Теләче урта мәктәбендә район мәгариф бүлеге житәкчесе Карпова Наталья Владимировна, мәгариф бүлеге житәкчесе урынбасары Якупова Ленара Канифовна, укытучылар, укучылар һәм теләге булганнар диктант яздылар. "Яшь армия" отряды да әлеге акциядә бик теләп катнашты.

Шул уңайдан Баландыш  авыл китапханәсендә “Террорга каршы бергәләп” дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды. Башлангыч сыйныф укучылары белән «Террорчылыкка каршы тору – безнең уртак бурыч»- дигән темага әңгәмә уздырылды. Әнгәмәнең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү иде

Яңа китапны кулга  алу, аны беренче булып уку күңелгә рәхәт. Бу хис барлык китап сөючеләргә таныш. 2 сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен «Китап киштәсендә яңалыклар»дигән библиофреш узды. Китапханәче Нәҗипова М. Х. укучыларны  китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән таныштырды һәм  күргәзмәгә күзәтү ясады. Китап киштәләрендә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Баландыш авыл китапханәчес "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Ак күгәрчен – тынычлык символы» дигән патриотик сәгать үткәрде. Очрашу балаларда шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек хисләре, көч куллануга тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Күгәрчен - символик кош. Балалар кәгазьдән тынычлык, чисталык, мәхәббәт һәм тынычлык символы - күгәрченнәр ясадылар.

Алар  бүтән сугыш фаҗигаләре кабатланмас, без, балалар, игелек һәм бәхет дөньясында яшәрбез,- дигән өмет белдерделәр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International