ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

3 сентябрь - Россиядә  терроризмга каршы  көрәштә  бердәмлек  көне  дип аталган истәлекле  даталарның  берсе. Бу  дата 2004 елның 1-3  сентябрендә  Беслан  шәһәрендәге  фаҗигале  вакыйгалар  белән  бәйле.

Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. 1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне беренче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

1 сентябрь көнне  Сауш авылы китапханәсендә  шагыйрә  Асыя Юнысованың  туган көне уңаеннан “Асыя Юнысовага -75 яшь” темасына китап күргәзмәсе куелып,  әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә китап  укучылар язучының тормыш юлы һәм  иҗаты белән таныштылар.

Бары тик ,аны сагынып , фотоконкурска җибәрелгән җәйге могҗизалы фотосурәтләргә карап сокланырга гына кала. Айдар авыл китапханәсендә «Җәйге уку программасы» кысаларында "“Җәйге каникуллар — күңелле китап белән!” дип исемләнгән фотоконкурс уздырылды.

Асия Юнысова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе. 1998 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.                                                                   Шагыйрәнең юбилее уңаеннан, 1 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигъриятнең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәне караучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. 

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына татар халкының гореф-гадәтләре турында сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

Бүген, "Игътибар, балалар! " профилактик чарасы кысаларында "Бала - төп пассажир" акциясе уздырылды. Аның максаты – кечкенә пассажирлар катнашындагы юл травматизмы проблемаларын хәл итү, балаларның тормышын һәм сәламәтлекләрен саклау. Бакчада тәрбияләнүчеләр әти-әниләренә үзләрен бары тик автокреслоларда һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп кенә йөртү кирәклеге турында искәрттеләр, мәгълүмат буклетлары тараттылар. Акция барышында машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.

Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан башлангыч сыйныф  укучылары белән "Яңа уку елында китапханә белан берга булыйк!"дип исемләнгән  чара узды. Кече яшьтәге укучылар әдәби конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар, яраткан китаплары өчен кызыклы кыстыргычлар ясадылар. Китапханәче «Белем дөньясына китапханә белән бергә» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә һәм әдәбиятка күзәтү үткәрде. Балаларга күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр бирелде.

Теләче районы Казаклар авылы өчен андый шәхес - Равиль Үтәбай Кәрими. Август аенда​ якташыбыз, күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист - Равил Үтәбай - Кәриминең тууына 89 ел тулды. Шул уңайдан ​ ​ 31 август көнне “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине” дип исемләнгән чара булып үтте. Балаларга аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде, шулай ук алар аның шәхси әйберләре, язмалары белән таныштылар. Чара барышында “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Республика көне уңаеннан уздырылган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан” исемле районкүләм күргәзмәләр бәйгесендә Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе “Россия халыкларының мәдәни мирас елы” һәм “Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы” уңаеннан оештырылган   күргәзмә белән катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International