«Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне».

2022 елның 9 сентябре, җомга

  3 сентябрь - Россиядә  терроризмга каршы  көрәштә  бердәмлек  көне  дип аталган истәлекле  даталарның  берсе. Бу  дата 2004 елның 1-3  сентябрендә  Беслан  шәһәрендәге  фаҗигале  вакыйгалар  белән  бәйле.

  3 сентябрь  көнне  Олы  Мишә урта  мәктәбендә “Терроризмга каршы бердәмлек  көне” темасына  сыйныф сәгатьләре  үтте. Укчыларга  терроризм, террористлар  сүзенә  аңлатма  бирелде, Беслан  мәктәбендә  булган  фаҗигале, аяныч  хәлләр  турында сөйләнде. Сыйныф  сәгатендә  укучылар теракт  булган  очракта  үз-үзеңне тоту  кагыйдәләре  белән дә  таныштылар. Хәзерге  заманда куркынычларга   һәрвакыт  әзер булырга һәм  дөрес  эш  итәргә  кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International