Бары тик ,аны сагынып , фотоконкурска җибәрелгән җәйге могҗизалы фотосурәтләргә карап сокланырга гына кала. Айдар авыл китапханәсендә «Җәйге уку программасы» кысаларында "“Җәйге каникуллар — күңелле китап белән!” дип исемләнгән фотоконкурс уздырылды.
Фотоконкурсның максаты - китапның һәм китап укуның статусын күтәрү, фото сәнгате аша укуны алга этәрү, балалар арасында уку культурасын формалаштыру, укуга хөрмәт уяту. Конкурста катнашучылардан китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне яктырткан фотолар кабул ителде.