Баландыш авыл китапханәсендә шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән "Яңа уку елында китапханә белан берга булыйк!"дип исемләнгән чара узды. Кече яшьтәге укучылар әдәби конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар, яраткан китаплары өчен кызыклы кыстыргычлар ясадылар. Китапханәче «Белем дөньясына китапханә белән бергә» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә һәм әдәбиятка күзәтү үткәрде. Балаларга күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр бирелде.