Субаш авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – уртак йортыбыз» исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә республикабызның тарихы, мәдәнияте, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тормышы, шулай ук Казан һәм аның атаклы кешеләре турында китаплар тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәнең максаты: балаларга туган як тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү, кече ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү иде.
Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган җирем Татарстан” исеме астынды уен-сәяхәт үткәрделәр. Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар, Татарстан республикасының дәүләт символларын исләренә төшерделәр һәм шуларны кәгазьдә сурәтләделәр. Чара Татарстан гимнын тыңлау белән тәмамланды.
28 август көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Чәчәк ат, туган җирем Татарстан" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар республиканың барлыкка килү тарихы, истәлекле урыннар һәм тарихта әһәмиятле роль уйнаган танылган кешеләр турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Ахырда балалар белән күңелле уеннар уздырылды.
Балаларабыз борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Үз чиратыбызда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы исеменнән, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Бу көннәрдә республикада балаларның юлларда имин йөрүен тәэмин итү максатыннан "Игътибар – балалар!" акциясе бара. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ягъфарова Г.Н. , бакча балалары һәм тәрбиячеләр «Юл аша ничек дөрес чыгарга» , «Машина йөртүчегә хат» дигән чаралар уздырдылар. Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләләренә җәлеп итү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү.
Укучылар җәйге каникул вакытында укыган китаплары буенча фикер алыштылар, якташ язучыларның әсәрләрен искә төшереп сорауларга җавап бирделәр. Җәйге каникулдан соң укучыларыбыз яңадан белем дөньясына чумдылар, китапханәчеләр алып килгән китапларны өйләрендә укырга яздырып алдылар.
Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогы җиләк-җимеш, яшелчәгә бай.Бакчабызны бизәп аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Рәт-рәт тезелеп үскән алмагачлар алмалардан сыгылып тора. Карлыган куаклары да үзләренең җимешләре белән күзләрне камаштыра. Мондый матурлык, муллык - зур хезмәт нәтиҗәсе. Хезмәтебезне бәяләп III дәрәҗә грамота белән бүләкләделәр.
Шул уңайдан 7 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Динем һәм телем” исемле темага әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Ислам дине, Болгар ханлыгы, гомумән, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышу өчен китаплардан күргәзмә куелды. Китап укучылар күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, тарихи вакыйга турында киң мәгълүмат алдылар.
7 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән «Белем дөньясына китапханә аша" дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар китапханә, аның кагыйдәләре белән дә таныштылар. Китапка карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Балалар өчен язучы авторлар белән таныштылар, җырлар, әкиятләр тыңладылар. Китапханә буйлап уздырылган экскурсиядән укучылар бик канәгать калдылар.
Китапханәче
табигать — байлык, аны киләсе буын өчен саклау - һәркемнең бурычы булуы турында сөйләде. Табигатьне саклау өчен, аның серләрен белергә, аның белән дус һәм тату яшәргә кирәк. Табигать законнарын белеп кенә, аның тугры дуслары һәм ярдәмчеләре булырга мөмкин. Шул вакытта бер генә үсемлек һәм хайван төре дә юкка чыкмас кебек. Укучылар экология, уникаль хайваннар, Кызыл китап турында күп яңа кызыклы һәм гаҗәп нәрсәләр белделәр, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар үзләре табигать турында ничек кайгыртуларын сөйләделәр.