Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә 1100 ел тулды.

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан 7 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Динем һәм телем” исемле темага әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Ислам дине, Болгар ханлыгы, гомумән, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышу өчен китаплардан күргәзмә куелды. Китап укучылар күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, тарихи вакыйга турында киң мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International