ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Безнең Теләче районы Казаклар авылы өчен андый шәхес - Равиль Үтәбай Кәрими. Август аенда​ якташыбыз, күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист - Равил Үтәбай - Кәриминең тууына 89 ел тулды. Шул уңайдан ​ ​ 31 август көнне “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә белә сине” дип исемләнгән чара булып үтте. Балаларга аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде, шулай ук алар аның шәхси әйберләре, язмалары белән таныштылар. Чара барышында “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

1 сентябрь көнне үзәк ял паркында, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары белән “Террорсыз дөнья!” дип исемләнгән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, 2022 ел да искәрмә булмады. Китапханәчеләр тарафыннан китап укучы балалар өчен күргәзмә әзерләнде һәм терроризмга каршы көрәш темасы буенча әңгәмә уздырылды. Чарада катнашучылар өчен экстремаль ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, теракт корбаны булмау, яшәүгә куркыныч янаганда төп саклык чаралары күрү турында материал тәкъдим ителде.

Теләченең мәдәният каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  Идел  буе Болгарстанында  ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгы уңаеннан һәм Россия халыкларының мәдәни  мирас елыны багышланган күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук авылыбызның һөнәрчеләре, кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшләп торды.  Һөнәрчеләр турында һәм Шәтке авылының мәчет тарихын , авылның көнкүрешен  чагылдырган стендлар  Теләче халкына тәкъдим ителде.

Һәр авылда кич утырулары булган. Утыруларга авыл халкы эш көне тәмамлангач кул эшләрен алып килгән. Кич утыруларда кул эшләре белән беррәттән, уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешкә дә киң урын бирелгән. Татар халык әкиятләре, җырлары, мәкальләр һәм әйтемнәр, уеннар шушы утырмаларда барлыкка килеп буыннан-буынга тапшырылган.  Кич утырулар - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без ядкарьле халык” дип исемләнгән кич утыру уздырдылар. Чарада катнашучылар күңелле итеп аралашып, уен-көлке, тапкырлыкта көч сынашып, матур итеп кич утырдылар.

Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына язучылар, республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән нәфис сүз көрәштерүдә катнашучылар җыелды. Финалистлар арасында Теләче районы Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина да бар иде.

Казаклар авылы китапханәсендә Республика көне уңаеннан  «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәче балаларны «Туган җирем -Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкияткә салган. Әкиятләрдә сурәтләнә торган могҗизалар, серле - тылсымлы хәлләр чыннан да булган, яки киләчәктә булачак.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе , клуб хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә 27 август көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда республика көненә багышланган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан!» дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар. Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы темасын яктырткан әлеге чарага «Чәй өстәленең матурлыгы  һәм горурлыгы ул-самавыр» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә,самавырлы, коймаклы һәм хуш исле чәйле  табын тирәсендә җыелмый һич мөмкин түгел! Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.

Менә җәй дә тәмамланды. Җәй - ул ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә инде, кызыклы китаплар уку вакыты. Җәйге каникуллар башлануга Айдар авыл китапханәсендә  «Балачак+китапханә» дип исемләнгән җәйге китап сәяхәтенә старт бирелде. Өч ай дәвамында китапханәдә төрле тематикалы кызыклы чаралар үткәрелде, балалар рәсем дә ясадылар, төрле  күңел ачу уеннарында, конкурсларда да катнаштылар. Август ахырында китапханәдә «Җәй тәмамланса да – китап уку дәвам итә» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.

Хокук бозуны кисәтү эшнең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру.  Башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыгучы кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү тора. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу юнәлеш буенча төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Шуның чираттагысы 27 август көнне “Яшүсмер һәм закон” дигән  исем белән  квест-уен буларак үтте. Бу чара ике командага бүленеп үткәрелде. Командаларга хокук бозу буенча сораулар бирелде. Ике команда да сорауларга  төгәл җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International