Менә җәй дә тәмамланды. Җәй - ул ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә инде, кызыклы китаплар уку вакыты. Җәйге каникуллар башлануга Айдар авыл китапханәсендә «Балачак+китапханә» дип исемләнгән җәйге китап сәяхәтенә старт бирелде. Өч ай дәвамында китапханәдә төрле тематикалы кызыклы чаралар үткәрелде, балалар рәсем дә ясадылар, төрле күңел ачу уеннарында, конкурсларда да катнаштылар. Август ахырында китапханәдә «Җәй тәмамланса да – китап уку дәвам итә» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.
Чарада иң күп китап укучылар булып танылган Галиева Камилә, Галиев Әнвәр, Абдуллина Ясминә һәм Сәйлән, Рәхимова Сиринәләр билгеләп үтелде.Балалар җәйге каникуллар турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, аларның нинди кызыклы һәм мавыктыргыч булуы турында сөйләделәр, “Тизлеккә иң күп укучы” ярышында катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, узган җәйгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.