Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе , клуб хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә 27 август көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда республика көненә багышланган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан!» дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар. Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы темасын яктырткан әлеге чарага «Чәй өстәленең матурлыгы һәм горурлыгы ул-самавыр» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә,самавырлы, коймаклы һәм хуш исле чәйле табын тирәсендә җыелмый һич мөмкин түгел! Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.