Теләченең мәдәният каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгы уңаеннан һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елыны багышланган күргәзмәләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук авылыбызның һөнәрчеләре, кул осталары эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшләп торды. Һөнәрчеләр турында һәм Шәтке авылының мәчет тарихын , авылның көнкүрешен чагылдырган стендлар Теләче халкына тәкъдим ителде.