Бу көннәрдә республикада балаларның юлларда имин йөрүен тәэмин итү максатыннан "Игътибар – балалар!" акциясе бара. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ягъфарова Г.Н. , бакча балалары һәм тәрбиячеләр «Юл аша ничек дөрес чыгарга» , «Машина йөртүчегә хат» дигән чаралар уздырдылар. Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләләренә җәлеп итү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. Акция барышында балалар хезмәткәрләр белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тизлек режимы, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә карата игътибарлы булуларын теләп, шоферларга үз куллары белән ясаган рәсем- хатлар тапшырдылар. Машина йөртүчеләргә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөрәҗәгатләренә игътибар итәргә кирәк- юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гомерне саклап кала!