Бу дата - 2004 елның 1-3 сентябрендә булган хәзерге тарихның иң кайгылы битләренең берсе Беслан фаҗигасе белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Беслан. Безнең хәтер һәм газап" дип исемләнгән мәгълүмати очрашу үткәрелде. Әңгәмә барышында террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алынды. Укучылар терроризмның хәзерге заманның иң куркыныч һәм катлаулы күренешләре булуын белделәр. Ахырда барлык катнашучылар «Террорга каршы бергәләп» буклетлары алдылар. Беслан вакыйгалары кабатланмасын иде, бер-беребезгә карата игътибарлы булып, төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, дус-тату яшик!