Яңа китапны кулга алу, аны беренче булып уку күңелгә рәхәт. Бу хис барлык китап сөючеләргә таныш. 2 сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге китап укучылар өчен «Китап киштәсендә яңалыклар»дигән библиофреш узды. Китапханәче Нәҗипова М. Х. укучыларны китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән таныштырды һәм күргәзмәгә күзәтү ясады. Китап киштәләрендә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде.