3 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә "Жинү Диктанты" халыкара акциясе узды.

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрь - нәкъ менә бүген - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Бүген бөтен дөнья буенча меңләгән катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерә алдылар. Чөнки быел чара билгеле бер жирдә генә уздырылмый, аңа планеталарның теләсә кайсы почмагыннан онлайн режимда да кушылырга мөмкин иде.
Район мәйданчыгында, Теләче урта мәктәбендә район мәгариф бүлеге житәкчесе Карпова Наталья Владимировна, мәгариф бүлеге житәкчесе урынбасары Якупова Ленара Канифовна, укытучылар, укучылар һәм теләге булганнар диктант яздылар. "Яшь армия" отряды да әлеге акциядә бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International