Яңа уку елында барлык мәктәпләрдә һәр дүшәмбе ”Мөһим сөйләшү"дәресеннән башлана. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә барлык сыйныфларда " Белем көне "темасына дәрес узды.Башлангыч сыйныф укучылары белән белем ни өчен кирәк, узган гасырларда кешеләрнең нинди белемгә ия булуы, күптән түгел генә нинди фәнни ачышлар ясалуы турында әңгәмә үткәрелде.