8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрелде. 8-11 сыйныф укучылары махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр турында видео карадылар.
2022 елның 9 апрелендә Теләче муниципаль районы белем бирү оешмаларында традицион «Тоталь диктант» акциясе узды. Акциядә 300дән артык кеше катнашты. Районның һәр кешесе үзен рус телен белүдә сынап карый алды.
2022 елның 9-10 апрелендә Питрәч районында «Волейбол мәктәп Лигасы» турнирының зона этабы узды, анда 8 район катнашты: Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары командалары. Алар ике мәйданчыкта уйнадылар: спорт мәктәбе залында һәм Питрәч икенче мәктәбендә. Безнең районның кызлар командасын-Шәтке урта мәктәбе, ә егетләр командасын – Теләче урта мәктәбе тәкъдим итте. Кызлар командасы бу турнирда беренче урынны яулады! Аларны котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез!
Олы Нырсы урта мәктәбе коллективы «Тоталь диктант - 2022» акциясендә катнашты. Тоталь диктант-2004 елдан башлап Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә ел саен үткәрелә торган һәм грамоталылыкны популярлаштыруга юнәлтелгән белем бирү чарасы. Акциянең максаты - рус телен кызыклы һәм файдалы итеп өйрәнүнең, грамоталы булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтү. Акциядә катнашучылар үзләренең рус телен белү дәрәҗәсен тикшерә алдылар, грамоталы язу күнекмәләрен ныгыттылар.
14 апрель көнне Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Хыялый галәм йолдызы" дип исемләнгән Йолдыз Шәрәповага 60 яш тулу уңаеннан әдәби чара үткәрде
Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр. 13 апрель көнне Караширмә авылы клубында да "Кошлар- безнең дусларыбыз" дигән тема астында викторина булып узды. Балалар сорауларга җавап бирделәр һәм рәсем ясадылар.
13 апрель көнне Лесной авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Космические дали" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларны Җирнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштырдылар, космонавт этләр турында сөйләделәр, тема буенча викторина үткәрделәр. Чара ахырында "Кеше һәм космос"дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Шулай ук чын космонавтларның кеше сыйфатларына нинди ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.
Йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге элек-электән кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә, озын һәм катлаулы сынаулар үтәргә туры килә. Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел диләр. Ләкин 1961нче елның 12нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына Юрий Алексеевич Гагарин утырган “Восток” исемле дөньяда беренче космик корабльнең һавага күтәрелүе һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлавы моның киресен раслый. Әлеге дата хәзерге көндә бөтен дөньяда Авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 12нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Бергәләп йолдызлар янына” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә укучыларга космонавтика турында сөйләнде, табышмаклар әйтелде, викторина уеннары оештырылды. Балалар кызыклы мәгълүматлар белделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр, рәсемнәр ясадылар.
1957 елда 4 октябрьдә дөньяда беренче тапкыр орбитага Җирнең ясалма иярчене чыгарыла. Кешелек тарихында космик чор әнә шулай башланды. Ә 1961 елның 12 апрелендә Юрий Алексеевич Гагарин кешеләргә космик киңлеккә юл сала, кешелек тарихында беренче очыш ясый. Әлеге бәйрәм алдыннан Үзәк авыл мәдәният йортында тарих сәгате үткәрелде-"җирдән йолдызларга кадәр" дигән викторина белән сорау-җавап бирү үткәрелде. Бу үсеп килүче яшьләрнең кешелек өчен шундый мөһим вакыйгаларны олылавы турында сөйли. Балалар стена газетасы әзерләделәр
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.