Йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге элек-электән кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә, озын һәм катлаулы сынаулар үтәргә туры килә. Кайбер белгечләр кешенең космоска очуы мөмкин түгел диләр. Ләкин 1961нче елның 12нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына Юрий Алексеевич Гагарин утырган “Восток” исемле дөньяда беренче космик корабльнең һавага күтәрелүе һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлавы моның киресен раслый. Әлеге дата хәзерге көндә бөтен дөньяда Авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 12нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Бергәләп йолдызлар янына” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә укучыларга космонавтика турында сөйләнде, табышмаклар әйтелде, викторина уеннары оештырылды. Балалар кызыклы мәгълүматлар белделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр, рәсемнәр ясадылар.