Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән 12 апрель космонавтика көне уңаеннан "Гагарин оныклары" дип исемләнгән викторина үткәрде.
11.04.22 көнне Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән "Айга очкан Гагарин" дигән темага рәсем конкурсы үткәрде. Балалар кәлам нигезендә үзләренең фикерләүләрен кәгазь битләренә төшерде.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу үз иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгырткан һәркем өчен мөһим бәйрәм.
Планетаның һәр кешесе үз сәламәтлеген саклауга өлеш кертә ала. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару (сәламәт яшәү рәвеше)мөһим роль уйный:
• туклану тулы кыйммәтле
• җайга салу даими йокы кимендә 7 сәгать, көненә
* физик яктан актив булырга
* үтәргә режимы көн
* стресслы хәлләрдән качарга
* шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә
* начар гадәтләрдән баш тартырга
Сәламәтлек бер, аны саклагыз! Үз сәламәтлегеңне кайгырту, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык – һәр кешенең актив озын гомерле һәм сәламәт яшәү нигезе!
10 апрель көнне Шармыш авыл клубында ял көнен шахмат, шашка, домино уйнарга теләүчеләр җыелды. Чара барышында катнашучылар өстәл уеннары өлкәсендә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.. Яшь шахматчыларга аерым игътибар бирелде. Чара физик, интеллектуаль, әхлакый һәм рухи үсешкә ярдәм итү өчен оештырылган. Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле сувенирлар бүләк ителде
Ел саен 12 апрельдә илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Югары күктә космик аппаратларның бәрелеше бара. Айлар буе космик станцияләрдә космонавтлар яши һәм эшли, башка планеталарга автоматик станцияләр җибәрелә... Авыл клубы мәктәп белән берлектә Космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. 3 нче сыйныф укучылары" Йолдыз патшалыгында, Космик дәүләттә " дигән онлайн-викторинада катнаштылар һәм аны оештыручылардан сертификатлар алдылар.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә 1100 ел .1100 ел элек булган вакыйга зур тарихи әһәмияткә ия.Бу вакыйганы мәдәният хезмәткәрләре план нигезендә билгеләп үттеләр. 12 нче апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без динле һәм телле халык”-дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашу авылыбызның “Миләүшә” мәчетендә Илнур хәзрәт белән узды. Очрашуда 35 авылдашыбыз катнашты.
Космонавтика көне илебез һәм бөтен дөнья өчен мөһим көн. Без беренче булып Рус космонавты космоска очуы белән горурланырга тиеш. Бу хакта Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче. "Ул: -"Киттек!" дип исемләнгән йолдызлы сәгать чарасын 12нче апрель көнне уздырды. Чара барышында балалар космонавтика тарихында мөһим даталар, Бөек галимнәр һәм Космонавтлар: К.Э. Циалковский, С. П. Королеве, Ю. А. Гагарин, Г. С. Титов, В. В. Терешкова турында белделәр. Яшьләр “Беренче космонавт- Ю.А. Гагарин" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә китаплар белән бергә буклетлар, портретлар , космонавтларның биографияләре урнаштырылды. Яшьләр үзләренең белемнәрен ныгыттылар, «Чын космонавт» конкурсларында, «Сүзләр» уеннарында актив катнаштылар, «Яшь космонавт» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Космоска юл»темасына конкурсында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында "Орбитада кабат корабль" дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.
1961 елның 12 апрелендә кешелек хәтерендә мәңгегә калачак. 61 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин тарихта беренче тапкыр космос киңлегенә очкан — Җир шарын 1 сәгать 48 минут эчендә очып узган һәм җиргә исән-сау әйләнеп кайткан. 12 апрель көнне Сауш мәдәният йортында «космоска барысына да ишек ачык! " дип исемләнгән программа булып узды. Алып баручылар илдә космонавтика һәм космик технологияләр үсеше турында күп төрле мәгълүмат бирделәр. Балалар әкият геройларының очу чараларын искә төшерделәр. «Космос» төшенчәсенең нәрсә икәнлеген белделәр. Уен формасында космик сынаулар үттеләр.
Балалар язучысы, шагыйрә Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, 12 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Әхлак сагындагы шагыйрә»- дип исемләнгән әдәби дәрес уздырылды. Йолдыз Шәрәпова бик озак еллар «Сабантуй» газетасында журналист булып эшли.Укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. «Аппак белән Шапшак», «Җавапсыз сорау», «Колаклы коймаклар», «Каен алмасы»– исемле китапларыннан балалар бик рәхәтләнеп әдәп, әхлак темаларын яктырткан шигырьләрен укыдылар. Аның шигырьләре уйлап чыгарылмаган, барысы да тормыштан алынган. Шагыйрәнең балалар өчен язылган 16 китабы бар.
12 апрель - Космонавтика көне. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина уздырдылар. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне турында мәгълүмат биреп, укучыларның космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен ныгытты. "Галәмгә сәяхәт" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Укучылар төсле кәгазьләрдән ракета рәсемнәре ясадылар. “Космоста үткәрелгән 108 минут...” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Чара балаларга яхшы кәеф алып килде, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
2 апрельдән 12 апрельгә кадәр “Минем яраткан әкиятем ” дип исемләнгән Рәсәй күләм онлайн-акция үткәрелде . Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге онлайн-марафонда катнаштылар . Алар берләшмәләргә йөрүчеләр арасында Россиядә яшәүче төрле милләт язучыларының һәм халыкларының әкиятләрен укуны оештырдылар . Әкият укып төшерелгән видеолар интернет челтәрләренә урнаштырылды.